«Ышаныч» комплекслы үзәгендә файдалы очрашу оештырдылар

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Көндезге тору төркеме социаль хезмәтләр алучыларында тормышта кирәкле социаль-хокукый күнекмәләрне һәм белемнәрне формалаштыру максатыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында отставкадагы эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Римма Искәндәрова белән очрашу оештырылды. Ул социаль хезмәт күрсәтү, балигъ булмаганнарны социаль тернәкләндерү өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия кеше, Яр Чаллы шәһәре эшлекле хатын-кызлар берлеге әгъзасы.

Очрашуда опекун белән эшкә сәләтсез гражданнар арасындагы нәселдән килгән хокук мөнәсәбәтләре мәсьәләләре яктыртылды, тормыш шартларында барлыкка килгән теге яки бу проблеманы хәл итү механизмнары һәм ысуллары турында киңәшләр бирелде.

Диалог формасындагы турыдан-туры аралашу спикер һәм тәрбияләнүчеләр арасында үзара аңлашуга ярдәм итте. Социаль хезмәтләр алучыларга квалификацияле консультация һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International