19 апрельдә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар клубының традицион очрашуы узды. Очрашу кысаларында үзәк белгечләре спорт-ял итү үзәкләре, мәдәни-күңел ачу мәйданчыклары, түгәрәкләр, секцияләр һәм башка социаль инфраструктура объектлары турында сөйләделәр. Шулай ук ата-аналарга коммерциячел булмаган социаль хезмәтләр күрсәтүчеләрдән хезмәтләр алу төрләре, шартлары һәм үзенчәлекләре турында хәбәр иттеләр.
Шулай ук адаптацияләнгән укыту программалары буенча белем бирү учреждениеләренә керү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.
Оештыручылар әйтүенчә, мондый очрашулар ата-аналар белән ачык диалог алып барырга, фикер алышырга, үсеш үзенчәлекләре булган балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү өлкәсендәге соңгы үзгәрешләр турында хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә.