«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә балаларны «Уңайлы мохит» программасы белән таныштырдылар

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 19 апрельдә «Баланың сәламәтлекне саклау хокукы» дигән хокукый сәгать узды. Чараның максаты – балаларга «Уңайлы мохит» дәүләт программасы турында сөйләү, аларны сәламәтлек саклау һәм медицина ярдәме хокукы белән таныштыру.

Дәрестә катнашучылар «Уңайлы мохит» программасының бурычлары, Россия Хезмәт министрлыгының инвалидлык мәсьәләләре буенча мәгълүмати-белешмә үзәге турында белделәр. Шулай ук аларга дәүләт программасының рәсми сайты мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Аннары балалар сәламәт яшәү рәвеше нигезләре турында мәгълүмат алдылар.

Ахырда социаль хезмәт алучылар физик күнегүләр комплексын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International