Татарстан Республикасында «Бергә булдырабыз» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең физик культура буенча инструкторы Л. Ю. Кирамова Санкт-Петербург шәһәрендәге «Пеликан» физик терапия үзәгендә «Войта ысулы буенча балаларны тернәкләндерү» дигән практик семинарда булды.
Войта-терапияне тернәкләндерү үзәгендә биш елдан артык кулланалар. Аны үзәк нерв системасы зарарлануы, мускуллар атрофиясе, йоту, сулыш алу функцияләре бозылуы, умыртка баганасы, янбаш-башак буыннары авырулары, аяк-куллар параличы яки аларның деформациясе, аяк-куллар җәрәхәтләре булган балаларда һәм өлкәннәрдә хәрәкәт күнекмәләрен торгызу һәм формалаштыруның нәтиҗәле ысулы дип саныйлар. Бу терапия аеруча тормышның беренче айларында, координация бозылуларын ачыклаган очракта нәтиҗәле.