Психоэмоциональ яктан җәрәхәтләнгән балигъ булмаганнарга ярдәм

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Казанның Вахитов районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаганнар белән «Киләчәккә юл» циклыннан чираттагы дәрес үткәрде. Чара мәҗбүри күченүчеләрне вакытлыча урнаштыру пункты базасында узды.

Очрашу психологик уңайлылык атмосферасын булдыруга һәм балигъ булмаганнарның психоэмоциональ сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән.

Дәрес барышында психолог үз-үзеңне көйләү күнекмәсен үстерү кирәклеге, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүнең оптималь ысуллары, арт-терапевтик күнегүләр турында интерактив әңгәмә үткәрде.

Психологик эш барышында шулай ук балигъ булмаганнарның әти-әниләре белән консультацияләр үткәрелде. Алар балаларның психоэмоциональ халәте һәм ихтыяҗлары турында белем дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International