Мамадыш районы «Кайгырту» үзәге укучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү дәресе оештырды

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

15 майда Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Люция Петрова Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү максатыннан һөнәри юнәлеш бирү буенча тест үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Дәрес укучыларга белем алу профилен һәм киләчәк һөнәри эшчәнлек өлкәсен сайлау процессында һөнәри юнәлеш бирү ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән. Тест барышында укучылар нинди һөнәр төрләре, аларның нинди классификацияләр буенча бүленүләре турында белделәр. Шулай ук катнаш һөнәрләр барлыгы турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International