«Апрель» тернәкләндерү үзәгендә өйрәнүләр узды

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

16 майда Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә төрле характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, шул исәптән шартлаткыч җайланмага охшаган шикле предмет табылганда, хезмәткәрләрне, балаларны һәм ата-аналарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды.

Чара РФ Милли гвардиясе федераль хезмәте гаскәрләренең ТР буенча идарәсе вәкилләрен җәлеп итеп үткәрелде. Тернәкләндерү үзәге территориясенә оператив рәвештә килеп, Росгвардия хезмәткәрләре «шартлаткыч җайланманы» зарарсызландыру буенча барлык кирәкле гамәлләрне башкардылар.

Чара нәтиҗәләре буенча персоналның гамәлләре канәгатьләнерлек дип танылды. Шулай ук чараны анализлау, барлык гамәлләрне тикшерү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International