Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль хезмәтләр алучылары «Игелек сакчылары» проектында катнаштылар. Проект «Волонтерлар – балаларга!» бөтенроссия акциясе кысаларында уза.
Бүлек белгече балаларга эшләнмәне ясау үзенчәлекләре, мондый әйберләрне изге уйлар белән ясарга кирәклеге турында сөйләде. Аннары балалар беләзек үрү техникасы белән таныштылар һәм белгеч белән бергә ата-аналары махсус хәрби операциядә катнашкан яшьтәшләре өчен беләзек-сакчылар ясадылар.