16 майда Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагоглар Айсылу Җамалетдинова һәм Наталья Евдокимова «Экстремистик эшчәнлек» чарасы уздырдылар. Чара яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалауның актуаль мәсьәләләре буенча балигъ булмаганнарның мәгълүмати компетенциясен арттыруга юнәлдерелгән.
Балалар дәрес темасына видеопрезентация карадылар, проблема турында фикер алышуда актив катнаштылар. Яшүсмерләр фикеренчә, һәр кеше, шул исәптән балалар да, тирә-юньдәге иминлек өчен җаваплы булырга тиеш.
Ахырда укучылар коллектив эш белән шөгыльләнделәр, төркем анкетасы сорауларына җавап бирделәр.