Шушы көннәрдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы Наилә Гарипова Минзәлә ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә сыр пешерү буенча мастер-класста булды. Чара катнашучыларны «Абилимпикс» региональ чемпионатына әзерләү максатыннан үткәрелде.
Чара кысаларында Наилә Гарипова сыр ясап кына калмады, сыр пешерү тарихы, сыр ясау төрләре һәм технологияләре турында да белде.