Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән социаль-психологик коррекция эшендә үсеш бирүче уеннар уңышлы кулланыла. Кызыклы һәм файдалы ял өчен белгечләр «Логик парлар», «Логик домино», «Танграм» һ. б. уеннар үткәрә.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты ел саен уза, бөтен дөнья буенча миллионлаган кешеләрне берләштерә һәм инвалидларның мөмкинлекләренә традицион карашларны үзгәртә. Күпчелек катнашучылар өчен бу үз осталыкларын күрсәтү һәм яңа тәҗрибә туплау, алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге.
«2014–2024 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 30 майда Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең психологы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендәге 1 нче социаль участогында Ата-аналар мәктәбендә тренинглар үткәрде. Чараларда 30 ата-ана катнашты.
Республикада һәр номинациядә призерлар 15 августтан да соңга калмыйча билгеләнәчәк.
Мамадыш муниципаль районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар көнкүреш адаптациясе буенча мастер-класста катнаштылар.
Бөтендөнья тәмәкесез көн алдыннан Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләсе белән эшләү буенча белгече «Тәмәке тартуның кеше организмына зыянлы йогынтысы» дигән темага дәрес үткәрде. Чара яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру программасы кысаларында оештырылды.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын сүндерү чараларын куллану күнекмәләрен өйрәнү буенча практик дәрес узды.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләр тернәкләндерү уза. Социаль хезмәт алучыларның сәламәтлекләрен яхшырту гына түгел, ә көндәлек тормышта кирәкле яңа белемнәр алу мөмкинлеге дә бар.
Туган шәһәрнең инфраструктурасы, аның истәлекле урыннары, урамнары, социаль әһәмиятле объектлары турында белемнәрне киңәйтү Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагыларны социаль-тирәлек һәм коммуникатив адаптацияләүнең мөһим өлеше булып тора.
27 майда Минзәләнең ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәп базасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча милли чемпионатының республика этабы узды.