Биектау районында Ата-аналар мәктәбендә тренинглар узды

2023 елның 30 мае, сишәмбе

«2014–2024 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 30 майда Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең психологы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендәге 1 нче социаль участогында Ата-аналар мәктәбендә тренинглар үткәрде. Чараларда 30 ата-ана катнашты.

«Кораб» тренингы шәхеснең психологик адаптациясенә ярдәм итте. Позитив коммуникацияләр тренингында төркемнәр арасындагы хезмәттәшлек катнашучылары психологик яктан үз-үзләрен анализлау күнекмәләрен формалаштыралар, көнкүреш аралашу өлкәсендә шәхесләр арасындагы конструктив мөнәсәбәтләр төзү белән шөгыльләнделәр. Тренинг социаль элемтәләрне яхшыртуга ярдәм итте.

Дәреснең соңгы өлешендә ата-аналарга балалар ышаныч телефоны булдыру тарихы, аның эш принциплары турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар ышаныч телефоны номеры язылган каләмнәр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International