«Өмет чаткысы» үзәге тәрбияләнүчеләре һөнәри осталык чемпионатында яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты ел саен уза, бөтен дөнья буенча миллионлаган кешеләрне берләштерә һәм инвалидларның мөмкинлекләренә традицион карашларны үзгәртә. Күпчелек катнашучылар өчен бу үз осталыкларын күрсәтү һәм яңа тәҗрибә туплау, алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр быел чемпионатның региональ этабында үз осталыкларын күрсәттеләр һәм лаеклы урыннар алдылар:

Назыйм Нәкыйпов – 3 урын, «Ресторан сервисы» компетенциясе;

Эльвина Госманова – 3 урын, «Чәчтараш сәнгате» компетенциясе;

Зарина Фазылҗанова – 2 урын, «Флористика» компетенциясе;

Гүзәл Велеева – 1 урын, «Крючок белән бәйләү» компетенциясе;

Илүс Галимов – 4 урын, «Крючок белән бәйләү» компетенциясе;

Илүс Галимов – 2 урын, «Адаптив физик культура» компетенциясе;

Зарина Фазылҗанова– 4 урын, «Адаптив физик культура» компетенциясе;

Рияз Хәбибуллин – 4 урын, «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык уйлап табучы» номинациясе;

Камилә Ганиева – 4 урын, «Сынлы сәнгать» компетенциясе;

Эльвина Госманова – 4 урын, «Тегүче» компетенциясе.

Конкурска әзерлек буенча эш ел дәвамында алып барыла. Балалар мастер-классларга йөрделәр, һөнәрләр белән танышу өчен предприятиеләргә һәм уку йортларына экскурсияләр белән чыктылар. Хезмәт буенча инструктор Гөлнара Сәлихҗанова сүзләренчә, һөнәри осталык конкурслары интеллект үсеше, һөнәри күнекмәләрне камилләштерү өчен уңай мохит булдырырга мөмкинлек бирә, һөнәри өлкәдә иҗади эшчәнлек тәҗрибәсен формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International