Туган шәһәрнең инфраструктурасы, аның истәлекле урыннары, урамнары, социаль әһәмиятле объектлары турында белемнәрне киңәйтү Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагыларны социаль-тирәлек һәм коммуникатив адаптацияләүнең мөһим өлеше булып тора.
25 майда социаль хезмәтләр алучылар өчен Энтузиастлар бульвары буйлап экскурсия уздырылды. Чара Яр Чаллы картиналар галереясе белән берлектә оештырылды. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмзә Шәриповның мавыктыргыч хикәясе ярдәмендә тәрбияләнүчеләр бульвардагы монументаль композицияләр авторы булган скульптор Илдар Ханов турында белделәр. Аның скульптуралары гадәти булмаганлыгы, сәер формалары һәм якты төсләр гаммасы белән игътибарны җәлеп итә.
Экскурсия тәрбияләнүчеләрнең көндәлек тормышын якты эмоцияләр белән тутырды, аларның социаль-әхлакый һәм шәхси үсешенә ярдәм итте.