«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре көндәлек тормышта кирәкле файдалы белемнәр ала

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләр тернәкләндерү уза. Социаль хезмәт алучыларның сәламәтлекләрен яхшырту гына түгел, ә көндәлек тормышта кирәкле яңа белемнәр алу мөмкинлеге дә бар.

Социаль хезмәтләр алучыларның яңа заманча технологияләрне куллануда кыенлыклары туа. Комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч «Акыллы домофон» мобиль кушымтасын урнаштырды һәм социаль хезмәтләр алучыларга аны ничек кулланырга кирәклеген аңлатты, кушымтаның өстенлекләре турында сөйләде.

Компьютер грамоталылыгы дәресләре социаль хезмәтләр алучыларга мәгълүмати технологияләр өлкәсендә яңа белемнәр алырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International