«ИнваПрофи» конкурсының республика этабы июнь аенда башлана

2023 елның 30 мае, сишәмбе

2023 елның июнь-июль айларында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен белем мәгариф-тернәкләндерү оешмалары хезмәткәрләре арасында «ИнваПрофи» бөтенроссия һөнәри казанышлар конкурсының республика этабы узачак. Конкурс инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен Россия Федерациясе мәгариф-тернәкләндерү оешмаларының талантлы һәм инициатив педагогик хезмәткәрләрен ачыклауга һәм бүләкләүгә юнәлдерелгән.

Республикада һәр номинациядә призерлар 15 августтан да соңга калмыйча билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International