ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева эш визиты белән Минзәлә муниципаль районында булды. Ул гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте.


31
май, 2023 ел
чәршәмбе

31 майда Татарстанда «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының филиалы ачылды.

29 майда Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә талантлы фотограф Артур Әхмәров килде. Ул 7 елдан артык фотога төшерә һәм яраткан хоббисын табышлы эшкә әйләндерү үрнәге булып тора.

24 һәм 30 майда Түбән Кама муниципаль районының «Шәфкать» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен Түбән Каманың танылган рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музеена экскурсия оештырылды.

23 июньдә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак. Чара эш эзләүчеләргә кирәкле һөнәр табарга, ә эшкә урнашканнарга эшчәнлекләрен үзгәртү турында уйларга ярдәм итәчәк. Консультантлар ярдәмендә ярминкәдә катнашучылар үзләренең карьера юлларын планлаштыра алачак. Ярминкәдә вакансияләр белән беррәттән, «Демография» милли проекты буенча модернизацияләнә торган заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителәчәк.

30 майда «Гарденотерапия» технологиясе буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре тарафыннан «Теплицада эшләү» темасына дәрес үткәрелде. Чараның максаты – җир белән эшләү күнекмәләрен ныгыту, катнашучыларның эмоциональ халәтен нормальләштерү.

23 майда Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» региональ чемпионатында катнашты.

Татарстан Республикасының Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге җәмәгать контроле төбәк үзәге, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә, «ТКХ видеоярдәмчесе» проектын башлап җибәрде. Ул социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга республика гранты акчасына гамәлгә ашырыла.

13-14 июнь көннәрендә катнаш форматта «Һәркемнең кыйммәте» III Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак, ул дәүләт һәм иҗтимагый оешмалардан, хәйрия фондларыннан, һөнәри берләшмәләрдән, дәүләт хакимияте органнарыннан экспертларны иң яхшы практикалар белән алмашу һәм үсешләре бозылган кешеләрнең тормышын нормальләштерүгә комачаулаучы проблемаларны хәл итү өчен көчләрне туплау өчен берләштерәчәк.


30
май, 2023 ел
сишәмбе

2 июньдә 10:00 сәгатьтә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр көне узачак. Вакансияләрне шәһәрне формалаштыручы предприятиеләрнең берсе – «А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ тәкъдим итәчәк. Хезмәт хакы күләме 30 000 сумнан 80 000 сумга кадәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International