Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең иң яраткан бәйрәмнәренең берсе – Сабантуй. Бу гаҗәп түгел, чөнки урак бәйрәме һәрвакыт уңай эмоцияләр, күңел күтәренкелеге һәм шатлык китерә.
«Православие мәдәнияте: инвалид балалар өчен һөнәрчелек мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларны агач ботакларыннан үрү сәнгате белән таныштыру буенча мастер-класс узды.
23 июньдә Татарстан Республикасында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең икенче этабы узачак. Чара Казанда, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада узачак.
Бүген Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре мемориалга килделәр, чәчәкләр салдылар, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
22 июньдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган хәтер сәгате уздырылды. Чара балаларны патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
22 июньдә Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәтләр алучылар «Сугышның утлы картиналары» акциясендә катнаштылар.
21 июньдә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары идарәсендә вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада 14 оешма катнашты.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә татар милли бәйрәме Сабантуй узды. Тернәкләнүчеләр белән беррәттән, барлык ярышларда да «Адымнар – Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы балалары да катнашты.
20 июньдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган батырлык дәресе узды. Балалар сугышның коточкыч еллары турында иллюстрацияләр һәм видеофильм карадылар, педагогның сөйләгәнен кызыксынып тыңладылар, сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган туганнарын искә төшерделәр.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Сабантуй – балалар һәм өлкәннәрнең яраткан милли бәйрәме үткәрелде.