Бүген Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре мемориалга килделәр, чәчәкләр салдылар, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бүлек белгечләре Фәния Гайнетдинова һәм Әлфинә Фәхриева балаларга немец-фашист гаскәрләренең Советлар Союзы территориясенә басып керү көне турында искә төшерделәр. Үзәк балалар китапханәсендә балалар өчен «Сугыш турында китап ачып» күргәзмәсе оештырылды.
Кич белән балалар сугыш турында «Үлемсез гарнизон» нәфис фильмын карадылар.