ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2023 ел
җомга

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан берничә чара узды. Социаль хезмәтләр алучылар учреждение хезмәткәрләре белән бергә парадта катнаштылар, «Хәтер шәме» акциясен оештырдылар һәм үткәрделәр, шигырьләр укыдылар. Аз хәрәкәтләнүче тәрбияләнүчеләр белән рәсемнәр буядылар.

22 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында көндезге тору бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Зарница» спорт-патриотик эстафетасын оештырдылар. Чара Хәтер һәм кайгы көненә багышланган һәм физик һәм психик тайпылышлары булган яшьләрдә патриотик хисләр, спортка мәхәббәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән берлектә Бөек Ватан сугышында һәлак булган якын туганнарының фотоларын бергәләп карадылар.

Патриотик чарада Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең реабилитантлары, ата-аналары һәм хезмәткәрләре катнашты.

22 июньдә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында истәлекле датага багышланган чаралар уздырылды. Социаль хезмәтләр алучылар арасында хәтер сәгате уздырылды. Чарада катнашучылар шәмнәр кабыздылар һәм бер минут тынлык белән фашистларга каршы сугышкан һәм тылда эшләгән туганнарын һәм якыннарын хөрмәтләделәр.

23 июньдә Татарстан Республикасында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең икенче этабы узачак. Ярминкәдә Татарстанның 400дән артык предприятиесе катнашачак.

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль педагог Лилия Антонова һәм психолог Галина Артеполихина, Хәтер һәм кайгы көненә багышланган дәрес үткәрделәр.

Социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалар өчен гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантлары бирү конкурсы игълан ителде.

22–24 июньдә күрү буенча инвалидларның һәм аларның этләренең «Һәр адымда – ике йөрәк янәшәдә» төбәкара ачык тернәкләндерү фестивале уза.


22
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Уенга бәйлелек» дигән мәгълүмати сәгать узды. Тәрбияче Анжелика Пушкова һәм приют психологы Людмила Вәлиева балаларга веб-сайтларның куркынычлары, ни өчен Интернетта виртуаль танышу түгел, ә дуслар белән чын аралашуның мөһим булуы турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International