«Православие мәдәнияте: инвалид балалар өчен һөнәрчелек мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларны агач ботакларыннан үрү сәнгате белән таныштыру буенча мастер-класс узды.
Бу һөнәр теләгән һәркемгә дә ачык, шуңа күрә Татарстан Республикасының халык сәнгать кәсепләре остасы Игорь Бурмистров балаларны гади тәлинкәләр үрү мисалында агач белән таныштыра башлады. Читтән карасаң, барысы да бик гади тоела. Әмма эш барышында балалар игътибарлы булырга, эш материалы белән сак эш итәргә, останың күрсәтмәләрен төгәл үтәргә кирәклеген аңладылар. Мастер-класстан соң Игорь Бурмистров дәрестә катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
«Православие мәдәнияте: инвалид балалар өчен һөнәрчелек мәктәбе» проекты гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты акчасына гамәлгә ашырыла.