Шушы көннәрдә «Актив озын гомерлелек» проектында катнашучылар Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре белән берлектә яңа гаиләдә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга кунакка килделәр.
Менделеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең һәр җәе бай һәм нәтиҗәле уза. Шушы көннәрдә балалар Менделеевск районының Ижевка авылында урнашкан «Ижминводы» шифаханәсендә булдылар. Сәфәр шифаханә җитәкчелеге, директор Сәлим Хәбибуллин ярдәме белән оештырылды.
7 июльдә 95 яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, хезмәт ветераны, Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы Корнелия Дмитриевна билгеләп үтте.
Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында учреждение хезмәткәрләре традицион рәвештә «Гаилә – ул һәрвакыт синең белән» дигән чара үткәрде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган.
Дмитрий Ибраһимов 2023 елның апрель башыннан Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә тора. Ир-ат гомер буе сакчы булып эшләгән, ләкин алган җәрәхәте, ә аннары инвалидлыгы аркасында башка эш эзләргә туры килгән. Мәшгульлек үзәге белгечләре татарстанлыларны 23 июньдә узган Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең икенче этабына чакырды.
Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә үзенчәлекле балаларның ата-аналары, өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән чара узды. Очрашу Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә республиканың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре яшүсмерләр җыелырга яраткан урыннар буйлап йөрделәр һәм аларга файда белән вакыт үткәрү мөмкинлеге турында сөйләделәр. Чаралар #ДарюТепло Бөтенроссия урам акциясе кысаларында уздырылды.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре «көмеш» волонтерлар рәисе Ольга Илларионова белән берлектә социаль хезмәтләр алучыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар.
Гаилә бәйрәме хөрмәтенә Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган җиде парны котладылар һәм аларга ромашка чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан арт-сәяхәттә булдылар.