Шушы көннәрдә «Актив озын гомерлелек» проектында катнашучылар Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре белән берлектә яңа гаиләдә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга кунакка килделәр.
«Көмеш» волонтерлар һәм мәктәп укучылары Низаметдиновларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар. 62 ел бергә яшәгән төп геройлар бәхетле гаилә серләре белән уртаклаштылар. Рәисә һәм Искәндәр Низаметдиновларга кунаклар чәчәк бәйләме тапшырдылар.