ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә республиканың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре яшүсмерләр җыелырга яраткан урыннар буйлап йөрделәр һәм аларга файда белән вакыт үткәрү мөмкинлеге турында сөйләделәр. Чаралар #ДарюТепло Бөтенроссия урам акциясе кысаларында уздырылды.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре «көмеш» волонтерлар рәисе Ольга Илларионова белән берлектә социаль хезмәтләр алучыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар.

Гаилә бәйрәме хөрмәтенә Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган җиде парны котладылар һәм аларга ромашка чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан арт-сәяхәттә булдылар.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Эльмира Ефремова «Эсседә ничек зыян күрмәскә» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

8 июльдә Менделеевск районындагы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучылар өчен «Бөтен гаилә белән күңел ачабыз» дигән бәйрәм чарасы оештырдылар.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәтләр алучыларны котлады.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Юлдаш» интернат-йорты тәрбиячесе Людмила Җамалетдинова «Мөмкинлекләре чикләнмәгән гаиләләр» конкурс программасын үткәрде..

Мигрантларның төп максатларының берсе – эшкә урнашу мөмкинлеге. 2023 елның 5 аенда оешмаларга һәм предприятиеләргә 43 чит ил хезмәткәрен җәлеп итү һәм хезмәтен куллануга 26 рөхсәт рәсмиләштерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International