Менделеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең һәр җәе бай һәм нәтиҗәле уза. Шушы көннәрдә балалар Менделеевск районының Ижевка авылында урнашкан «Ижминводы» шифаханәсендә булдылар. Сәфәр шифаханә җитәкчелеге, директор Сәлим Хәбибуллин ярдәме белән оештырылды.
Кама елгасы янындагы матур урыннарга сәяхәт шифаханә территориясе буенча күзәтү экскурсиясе белән башланды. Балалар учреждениенең киң медицина профиле һәм шифалы минераль сулары белән дан тотуын белделәр. Балаларны шифаханә территориясен бизәгән зур хайван, кош фигуралары гаҗәпләндерде. Шулай ук тәрбияләнүчеләрдә акчарлаклар, куяннар һәм тавыклар яшәгән кечкенә зоопарк та зур кызыксыну уятты.
Экскурсиядән соң балалар ачык бассейнда су коенды, су тавында шуды, кызынды.