7 июльдә 95 яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, хезмәт ветераны, Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы Корнелия Дмитриевна билгеләп үтте.
Корнелия Дмитриевна Александров районының Ставрополь краенда туган. Татарстанга ул ире үлгәч күченә.
Туган көне белән аны Үзәк районы буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Махиянова һәм социаль хезмәткәр Любовь Зубова котладылар.