Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан арт-сәяхәттә булдылар.
Палитра һәм Портрет шәһәрләрендә, Загадушка һәм Реставрацино авылларында булып, барлык иҗади биремнәрне үтәп, балалар бәйрәм символын – ромашканы җыйдылар. Чара ахырында үзәк тәрбияләнүчесе Павел Константинов үзе язган гаилә турында җыр башкарды.
Мондый чаралар ярдәмендә балалар иҗади һәм коммуникатив сәләтләргә һәм күнекмәләргә ия булалар, дөньякүләм күзаллауны киңәйтәләр.