Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре #ДарюТепло бөтенроссия акциясенә кушылды

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә республиканың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре яшүсмерләр җыелырга яраткан урыннар буйлап йөрделәр һәм аларга файда белән вакыт үткәрү мөмкинлеге турында сөйләделәр. Чаралар #ДарюТепло Бөтенроссия урам акциясе кысаларында уздырылды.

Мәсәлән, Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре яшь буынга буш вакытларын файдалы үткәрүнең альтернатив ысуллары турында хәбәр иттеләр. Барлык катнашучылар да төсле буклетлар алдылар.

Югары Ослан муниципаль районында, Печище авыл җирлеге урамнарында, «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балаларга махсус фотозонада фото ясарга тәкъдим иттеләр. Шулай ук белгечләр җәйге ял вариантлары белән мәгълүмати буклетлар тараттылар һәм район территориясендә булачак чаралар белән таныштырдылар.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре балигъ булмаган хезмәт алучылар белән берлектә маршрутка чыктылар, анда үтеп баручы яшүсмерләргә файдалы ял турында хәбәр иттеләр. Акциядә катнашучыларга шулай ук афишалар һәм чаралар анонслары белән буклетлар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International