Вакансияләр ярминкәсеннән шунда ук эшкә

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Дмитрий Ибраһимов 2023 елның апрель башыннан Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә тора. Ир-ат гомер буе сакчы булып эшләгән, ләкин алган җәрәхәте, ә аннары инвалидлыгы аркасында башка эш эзләргә туры килгән. Мәшгульлек үзәге белгечләре татарстанлыларны 23 июньдә узган Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең икенче этабына чакырды.

Вакансияләр күп тәкъдим ителгән булса да, озак эзләргә туры килми – «Яшел Үзән силикат кирпеч заводы» ҖЧҖ нәкъ менә гражданга барлык параметрлар буенча туры килгән эш тәкъдим итә.

«Коллектив бик яхшы, дус. Предприятиедә заказлар күп. Вакансияләр ярминкәсе – яхшы эш табу мөмкинлеге», – дип уртаклашты эшкә чыкканнан соң бер атна узгач Дмитрий Ибраһимов.

Вакансияләр ярминкәсендә эшне эшсез гражданнар гына түгел, һөнәрен үзгәртергә уйлаучылар да таба ала. Бушлай яңадан укыту мөмкинлеге бар, шул исәптән киләчәк эш урынында да. Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә мәгълүмат базасында 4 500 вакантлы эш урыны бар, сайлау мөмкинлеге бар.

Киләсе вакансияләр ярминкәсе Яшел Үзәндә 8 августта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International