Зәйдә инвалид балалары булган гаиләләр өчен чара уздырылды

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә үзенчәлекле балаларның ата-аналары, өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән чара узды. Очрашу Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде.

Үзәк директоры очрашуда катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Бүлек педагоглары ата-аналар һәм балалар белән бәйрәмгә багышланган викторина үткәрделәр. Чара хәйрияче тарафыннан күңелле сюрприз белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International