Бәйрәм хөрмәтенә Буа интернат-йортында чәй эчү оештырдылар

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында учреждение хезмәткәрләре традицион рәвештә «Гаилә – ул һәрвакыт синең белән» дигән чара үткәрде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган.

Чараның максатлары: коллективта уңай эмоциональ кәеф булдыру, игелекле гаилә мөнәсәбәтләренең кыйммәте төшенчәсен формалаштыру, интернат-йортта яшәүче гаилә парларын хөрмәтләү.

Бәйрәм хөрмәтенә түгәрәк өстәл артында чәй эчү оештырылды. Хөрмәт, рәхмәт һәм мәхәббәт белдерер өчен, өлкәннәр пар канатларына чәчәкләр бүләк иттеләр.

Чәй эчкәндә гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр, шулай ук интернат-йортта яшәүчеләрнең барысы да бер зур гаиләнең әгъзалары булуын ассызыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International