ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Рената Заһидуллина күптән түгел генә техникум тәмамлаган. Татарстанның Яшел Үзән районында яшәүче кыз алдында эшкә урнашу мәсьәләсе торган. Социаль челтәрләрдә утырганда кыз «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең икенче этабын уздыру турында белдерү күрә. Рената озак уйлап тормый, чөнки ярминкә – эш бирүчеләр белән аралашу һәм эш табу өчен менә дигән мөмкинлек.
Халыкара шахмат көне кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шахмат-шашка турниры узды. Анда интернат-йортның социаль хезмәтләр алучылары гына түгел, ә психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортта хезмәт алучылар, шулай ук Алабуга шәһәренең Ветераннар советының «көмеш» волонтерлары да катнашты.
Һәр ел саен 20 июльдә төрле илләрдән профессионаллар һәм һәвәскәрләр Халыкара шахмат көнен билгеләп үтәләр. Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәге педагоглары һәм социаль хезмәтләр алучылары шушы көнгә багышланган шахмат-шашка турнирында катнаштылар.
Казанның Авиатөзелеш районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль хезмәт күрсәтүдә булган балигъ булмаганнар өчен тренинг элементлары белән «Конфликтлар һәм аларны хәл итү юллары» төркемле дәресе үткәрде. Чараның максаты – коммуникатив киңлектә балигъ булмаганнарның психологик һәм социаль тотрыклылыгын формалаштыру.
21 июльдә Арча районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрделәр.
Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидулина Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында «Игелек бәйләме» дигән уртак чара уздырды.
Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова 6 нчы участокта социаль хезмәтләр алучылар белән «Куркынычсызлык территориясе» темасына мәгълүмати сәгать үткәрде. Чараның максатлары: Интернетта хокук бозуларны профилактикалау, иминлек дәрәҗәсен һәм балаларның хокукый белемен арттыру.
21 июль Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бик актив һәм күңелле үтте. Уянгач, барлык балалар да спорт мәйданчыгына чыктылар һәм иртәнге зарядка үтәделәр.
Түгәрәк эше кысаларында Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт инструкторы Ольга Давыдова мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән сыр әзерләү буенча дәрес үткәрде.