Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидулина Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында «Игелек бәйләме» дигән уртак чара уздырды. Дәреснең максаты – тәрбияләнүчеләрдә бер-берсенә карата игелекле мөнәсәбәт, ярдәмчеллек, игелек һәм мәрхәмәтлек, толерантлык формалаштыру, шулай ук әхлакый тәртип нигезләрен тәрбияләү.
Бергә иҗат итү барышында катнашучылар дуслары, сыйныфташлары, өлкән буын кешеләре өчен кылган игелекле гамәлләре турында сөйләделәр. Балалар тема буенча фикер алышуда актив катнаштылар, белгеч белән бергә «Игелек бәйләме» коллажын әзерләделәр. Тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән Лиана Габидуллина профилактик әңгәмә үткәрде.