Күрү буенча инвалидлар шахмат һәм шашкада ярыштылар

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Һәр ел саен 20 июльдә төрле илләрдән профессионаллар һәм һәвәскәрләр Халыкара шахмат көнен билгеләп үтәләр. Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәге педагоглары һәм социаль хезмәтләр алучылары шушы көнгә багышланган шахмат-шашка турнирында катнаштылар.

Турнир Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк бүлеге, БСҖнең мәдәни-спорт тернәкләндерү комплексы һәм «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары ярдәмендә, «Россия көче» марафоны кысаларында уздырыла. Чараны ачуда «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының Татарстан бүлеге рәисе урынбасары Ксения Дромняк катнашты.

Биш сәгатьлек турнирдан соң җиңүчеләр билгеләнде. Ир-атлар арасында шашка буенча беренче урынны сукырлар үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы Михаил Крылов алды. Учреждение хезмәткәрләре Георгий Потапов һәм Марсель Шаһидуллин өченче урынны алдылар. Барлык катнашучылар да кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International