«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр сыр ясарга өйрәнделәр

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Түгәрәк эше кысаларында Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт инструкторы Ольга Давыдова мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән сыр әзерләү буенча дәрес үткәрде.

Өйдә ясалган сыр файдалы, аның составы да яхшы. Дәрестә хезмәт инструкторы балаларны эремчектән сыр әзерләүнең гади һәм уңайлы рецепты белән таныштырды. Мондый өйдә ясалган сырны, Ольга Давыдова сүзләренчә, безнең әби-бабаларыбыз да әзерләгән.

Сыр пешерүгә керешкәнче, көнкүреш электр приборлары белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын кабатладылар. Аннары практик эшчәнлеккә керештеләр. Эремчектән ясалган сыр тәмле һәм дөрес консистенцияле килеп чыкты. Балалар хезмәт нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International