Халыкара шахмат көне кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шахмат-шашка турниры узды. Анда интернат-йортның социаль хезмәтләр алучылары гына түгел, ә психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортта хезмәт алучылар, шулай ук Алабуга шәһәренең Ветераннар советының «көмеш» волонтерлары да катнашты.
Разминка ясап бераз җылынгач, бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихын искә төшерделәр. Чарада актив катнашучыларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Шуннан соң иптәшләрчә очрашу дәвам итте.
Турнирда катнашучыларның барысы да уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.