Казанның Авиатөзелеш районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль хезмәт күрсәтүдә булган балигъ булмаганнар өчен тренинг элементлары белән «Конфликтлар һәм аларны хәл итү юллары» төркемле дәресе үткәрде. Чараның максаты – коммуникатив киңлектә балигъ булмаганнарның психологик һәм социаль тотрыклылыгын формалаштыру.
Дәрес барышында балалар конфликтларның төрләре, аларның уңай һәм тискәре нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Аннары балигъ булмаганнарга «Лепешка» өстәл социаль уены тәкъдим ителде. Уенда катнашу балаларга үз шәхесләренең һәм башка кешенең чикләрен аңларга мөмкинлек бирде.
Кире элемтә вакытында катнашучылар конфликт вакытында үз-үзләрен тотышларына икенче яктан караганнарын һәм киләчәктә, үз мәнфәгатьләрен яклап, башкаларның хисләренә саграк карарга тырышачакларын билгеләп үттеләр. Үткәрелгән дәрес балигъ булмаганнарның эмоциональ һәм социаль интеллектын үстерүгә, аларның социаль адаптация дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итә.