Яшел Үзәндә яшәүче кыз үзенең беренче эшен эшкә урнаштыру ярминкәсендә тапкан

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Рената Заһидуллина күптән түгел генә техникум тәмамлаган. Татарстанның Яшел Үзән районында яшәүче кыз алдында эшкә урнашу мәсьәләсе торган. Социаль челтәрләрдә утырганда кыз «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең икенче этабын уздыру турында белдерү күрә. Рената озак уйлап тормый, чөнки ярминкә – эш бирүчеләр белән аралашу һәм эш табу өчен менә дигән мөмкинлек.

Яшел Үзәндә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсендә вакансияне 20 предприятие тәкъдим итте. Рената Заһидуллина «Регион-Пронтех» ҖЧҖдә туктала. Ярминкәдән соң кыз предприятие директоры һәм баш икътисадчы белән әңгәмә уза.

«Хәзер мин сынау срогында, баш икътисадчы йөкләмәләрен үтим, әмма эш ошый. Коллектив бик яхшы, хезмәттәшләр, сорау белән мөрәҗәгать итсәм, ярдәм итәләр. Барысы да яхшы булыр дип уйлыйм», – ди Рената.

Искәртеп узабыз, Яшел Үзәндә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең икенче этабына 425 кеше килгән. Бүгенге көндә аларның 16сы эшкә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International