Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова 6 нчы участокта социаль хезмәтләр алучылар белән «Куркынычсызлык территориясе» темасына мәгълүмати сәгать үткәрде. Чараның максатлары: Интернетта хокук бозуларны профилактикалау, иминлек дәрәҗәсен һәм балаларның хокукый белемен арттыру.
Катнашучылар белән Интернет куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләштеләр, балалар этикет кагыйдәләре белән таныштылар, социаль челтәрләрдә ничек дөрес аралашырга икәнен белделәр.
Мәгълүмати сәгать азагында социаль хезмәтләр алучыларга дәрес темасына белешмәләр тапшырдылар.