Вакытлыча эшләргә 10 меңнән артык балигъ булмаган татарстанлы эшкә урнаштырылган

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Ел саен «2014–2025 елларга Татарстан Республикасы халкының мәшгульлегенә ярдәм итү» дәүләт программасы чаралары кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары тарафыннан җәйге каникул һәм укудан буш вакытта 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру эше оештырыла.

Яшүсмерләрнең мәшгульлеге караучысызлыкны, наркоманияне, балигъ булмаганнар арасында алкогольле һәм спиртлы продукция куллануны, шулай ук аларның хокук бозуларын профилактикалауга ярдәм итә.

Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан яшүсмерләргә, эш бирүченең хезмәт хакыннан тыш, мәшгульлек үзәге тарафыннан эшләнгән ай өчен 2 250 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелә.

Бүгенге көндә «Россия эше» порталында «балигъ булмаганнар өчен эш» соравы буенча 4 476 вакансия тәкъдим ителгән.

21 июльгә хезмәт күрсәтү өчен 10 324 яшүсмер мөрәҗәгать иткән. Вакытлыча эшкә, эш эзләүче буларак исәптә торучыларны исәпкә алып, 10 081 яшүсмер урнаштырылган.

Балалар катнашкан төп эш төрләре – мәктәпләрне, спорт мәйданчыкларын ремонтлауда һәм төзекләндерүдә ярдәмче эшләр, шәһәрләрне һәм торак пунктларны төзекләндерү һәм яшелләндерү, экологик эшләр, авыл хуҗалыгында, сәнәгать предприятиеләрендә, зоопаркта ярдәмче эшләр, мәдәният һәйкәлләрен, мемориалларны тиешле тәртиптә тоту белән бәйле эшләр һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International