Яшел Үзәннең тернәкләндерү үзәгендә куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар

2023 елның 25 июле, сишәмбе

Бүген Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Ольга Фролова һәм Елена Тарасова «Минем имин җәй» дигән танып белү чарасы үткәрделәр. Дәрестә балалар әйләнә-тирә мохиттәге куркынычларны танырга һәм бәяләргә, теге яки бу стандарт булмаган ситуациядә адекват һәм аңлы рәвештә эш итәргә өйрәнделәр.

Тәрбияләнүчеләр урамда, юлда, урманда, сулыкларда, таныш булмаган кешеләр белән аралашканда, янгын куркыныч әйберләрен кулланганда килеп туган куркыныч хәлләрне карап чыктылар һәм фикер алыштылар. Тәрбиячеләр әйтүенчә, баланың төрле тормыш ситуацияләрендә куркынычсыз үз-үзен тотыш турында белем һәм тәҗрибә туплавы өчен барысын да эшләү бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International