Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр балык тотарга бардылар

2023 елның 25 июле, сишәмбе

Кичә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар, балык тотуны яратучылар, психолог Наталья Самаркина җитәкчелегендә Олы Бисярино авылындагы күлгә бардылар.

Иң күп балык тотучы Петр Шихранов булды. Бер ел да мондый чараларны калдырмый торган Николай Губанов иң зур балыкны тотты. Александр Лазарев һәм Павел Волков та балык тотудан канәгать калдылар.

Мондый ял итү рәхәт тә, файдалы да. Саф һавада балык тоту иммунитетны арттырырга ярдәм итә, йөрәк ритмын нормальләштерә, көндәлек авырлыклар һәм кичерешләр онытыла. Балыкчылар үзләре әйтүенчә, нәрсә белән булса да мавыгу – иң яхшы терапия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International