Саба районының мәшгульлек үзәге – балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру буенча беренче

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Ел саен «2014–2025 елларга Татарстан Республикасы халкының мәшгульлегенә ярдәм итү» дәүләт программасы чаралары кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары тарафыннан җәйге каникул һәм укудан буш вакытта 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру эше оештырыла.

Бүгенге көндә иң күп яшүсмерләр Саба муниципаль районында эшкә урнашкан. Аннары Әлмәт бара, әлеге күрсәткечне үтәү буенча лидерлар өчлеген Татарстанның Бөгелмә районы яба.

Шулай ук бу юнәлештә уңышлы эшләүче халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре арасында Алабуга, Лениногорск, Яр Чаллы һәм Түбән Кама учреждениеләре бар.

Балалар катнашкан төп эш төрләре – мәктәпләрне, спорт мәйданчыкларын ремонтлауда һәм төзекләндерүдә ярдәмче эшләр, шәһәрләрне һәм торак пунктларны төзекләндерү һәм яшелләндерү, экологик эшләр, авыл хуҗалыгында, сәнәгать предприятиеләрендә, зоопаркта ярдәмче эшләр, мәдәният һәйкәлләрен, мемориалларны тиешле тәртиптә тоту белән бәйле эшләр һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International