Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья мәчеләр көненә багышланган «Шундый искиткеч хайваннар» дигән танып белү сәгате узды. Дәреснең максаты – хайваннар дөньясы белән кызыксыну уяту һәм аңа карата мәхәббәт формалаштыру.
Балалар бәйрәм тарихы турында күп кызыклы фактлар белделәр, мәчеләрнең үзенчәлекләре турында фикер алыштылар, «Шундый искиткеч хайваннар» видеосюжетын карадылар. Аннары тәрбияләнүчеләргә уен-эстафеталар тәкъдим ителде. Балалар җитезлек һәм тизлектә ярыштылар.
Чара аппликацияләр ясау белән тәмамланды.