«Шәхеснең үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары» технологиясе кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль педагоглары балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән уеннар үткәрделәр. Чаралар социаль участокларда узды.
Технология балаларны хәрәкәтчән ишегалды уеннарына җәлеп итү, актив ял оештыру юлы белән шатлыклы, күтәренке кәеф булдыру, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру һәм балигъ булмаганнар арасында күптән онытылган уеннарны популярлаштыру максатыннан эшләнгән. Технология җәйге каникуллар чорында гамәлгә ашырыла.
Балалар төрле ишегалды уеннары турында беләләр, аларның кагыйдәләре белән танышалар. Ахырда, кагыйдә буларак, җәйге чорда куркынычсыз тәртип кагыйдәләре белән белешмәләр таратыла.