Быел март аенда VI Ачык республика яшьләр «Чиксез талантлар фестивале» старт алды. Ул Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган һәм халык сәнгать һөнәрләрен, декоратив-гамәли иҗатны популярлаштыруга, милли колоритның уникальлегенә һәм Татарстан Республикасында һәм илнең башка төбәкләрендә яшәүче халыкларның мәдәниятен, үзенчәлеген саклауга ярдәм итәргә тиеш.
Фестиваль йомгаклары буенча Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Дуслар әйлән-бәйләне» вокаль-хор ансамбле «Музыка безне берләштерде» номинациясендә җиңүче булды. Ансамбль составына керүче социаль хезмәтләр алучылар рус һәм татар телләрендә «Туган як» җырын башкардылар.
Ансамбльнең кураторы, мәдәни ялны оештыручы Рузалия Шакирова, рәхмәт хаты белән бүләкләнде.