«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы йөкле хатын-кызлар өчен дәрес үткәрде. Чарада биш кеше катнашты.
Кереш өлеш «Шульц буенча аутоген күнегү» әңгәмәсе белән тәкъдим ителде һәм стресс белән көрәшү стратегияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Дәреснең төп өлешендә булачак әниләр арт-терапия, әкият һәм музыка терапиясе ысуллары ярдәмендә бала белән психорелаксацион үзара бәйләнеш формалаштырдылар, аңа уңай кичерешләр трансляцияләделәр. Шулай ук чарада катнашучылар гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне диагностикаладылар, һәр гаилә әгъзасының бала белән һәм үзара аралашу характерын билгеләделәр.
Дәрестә булачак әниләр йөклелек чорында хатын-кыз хокуклары турында юрист консультациясе алдылар.