Әлмәттә балигъ булмаганнар белән мәгълүмати сәгать үткәрделәр

2023 елның 25 августы, җомга

Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Электрон» яшүсмерләр клубы базасында «Террорчылыкка каршы куркынычсызлык» темасына профилактик сәгать үткәрделәр. Чарада 19 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы катнашты. Аларга террорчылык һәм аның күренешләре турында сөйләделәр, куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен һәм саклык чараларын төгәл үтәү кирәклеге турында искә төшерделәр.

Очрашу ахырында балигъ булмаганнарга террорчылыкка каршы куркынычсызлык кагыйдәләре язылган буклетлар һәм брошюралар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International