27 августта Россия киносы көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә кунакка ТР Лаеш муниципаль районының халыкка кино- һәм видеохезмәт күрсәтү буенча муниципаль бюджет учреждениесеннән Светлана Ситдикова килде.
Светлана Григорьевна кино сәнгате тарихы, кино индустриясендә эшләүче кешеләр, кино жанрлары һәм төрләре турында сөйләде. Белем бирү программасының аерым өлеше «Отечественные кинопервопроходцы» видеоролигын һәм «На солнце, вдоль рядов кукурузы» видеофильмын карауга багышланган иде.
Чараның төп максаты – балаларның кинематография турында белемнәрен гомумиләштерү һәм системалаштыру.