Россиядә 23 август истәлекле дата – Курск сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне. Бу көнне Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучыга, Бөек Ватан сугышында катнашучы, алтын юбиляр Анна Ивановнага кунаклар килде: Ветераннар советы рәисе, «Боевое братство» оешмасы җитәкчесе, Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре.
Олы яшьтә булуына карамастан, Анна Ивановна ул куркыныч көннәрдәге вакыйгаларны яхшы хәтерли, ул – кызыклы әңгәмәдәш. Анна Ивановна шулай ук бик кунакчыл хуҗабикә. Бер генә кунак та чәй эчмичә китми аннан. Бу көнне дә Анна Ивановна үзенең ярдәмчесе, социаль хезмәткәр белән бергә, чәй өстәле әзерләде, кунакларны пироглар белән сыйлады.